Саба районы МБМБУ Явлаштау «Ромашка» балалар бакчасында сәламәтлек көне үткәрелде. Чара футбол мәйданчыгында үтте. Сәламәтлек көне иртәнге гимнастика белән башланып китте. Балалар хәрәкәтле уеннар һәм футбол уйнадылар. Бүгенге чарага малайлар бигрәктә шат иделәр. Алар үзләрен чын футболчылар кебек хис иттеләр.
Балалар уеннарда катнашып, үзләренең көчләрен, кыюлыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Төрле хәрәкәтле уеннар, уеннар уйнау – балаларның күңелен күтәрде, алаларга шатлык, көч өстәде.