Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – бу бәйрәмне һәр гаилә, һәр йорт куанып каршы ала. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре 8 июль көнне шушы уңайдан котлау акциясе үткәрделәр, быел көмеш туйларын билгеләп үткән парларны тәбрикләделәр, мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ромашка букеты бүләк иттеләр. Олы Шыңар авылыннан Мехәммәтовлар бергә 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Гаилә башлыгы Илфат Шәкүр улы “Туган Як” җәмгыяте директоры, Сиринә Олы Шыңар урта мәктәбендә укытучы булып эшли, уллары Инсаф төзүчеләр югары уку йортын тәмамлады, кызлары Илсинә КФУ студенты, Зәлинә мәктәптә укый. Яхиннар гаиләсе бергә 3 малай тәрбияләп үстерделәр, Расих һәм Әнисә Олы Шыңар урта мәктәбендә эшлиләр, уллары Ранис эшли, Ранил аграр университет студенты, Рафил мәктәптә укый. Садыйковлар гаиләсе Олы Шыңар авылында яши, 2 бала тәрбияләп үстерделәр, Фәннур “Туган Як” җәмгыятендә шофер, Флүзә кибеттә сатучы булып эшли, уллары Фирдүс Казанда яши һәм эшли, өйләнгән, кызлары медицина көллиятендә укый. Барлык гаиләләргә дә иминлек, татулык, гаилә учагын сүндермичә тигез яшәүләрен телибез.