Байлар Сабасы бистәсенең Овражный тыкрыгында төзекләндерү эшләре тәмамланды

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

    Байлар Сабасы бистәсендә төзелеш эшләре ел дәвамында туктап тормый. Шулай да аның иң кызган вакыты җәй айларына туры килә. Бу көннәрдә Байлар Сабасы бистәсендә халыктан җыелган җирле референдум акчасы хисабына Овражный тыкрыгында урнашкан автомобильләр һәм җәяүлеләр өчен күпер төзекләндерү эше тәмамланды. Эшне “Балтасидорсервис” җәмгыяте эшчеләре башкарды.  Күп еллардан бирле юлсызлыктан интеккән тыкрык халкы җиңел сулап куйды дисәк тә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International