Иштуган балалар бакчасында «Күңелле стартлар»

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Бүген безнең балалар бакчасында  «Күңелле стартлар» дип аталган спорт чарасы уздырылды.Тәрбиячеләр бу чарага әзерлек эше алып бардылар:спорт төрләре буенча балаларның белемнәрен арттырдылар, спорт турында җырлар, шигырьләр өйрәттеләр,”Быстрики “ һәм “Шустрики” командаларына эмблемалар ясадылар.

«Күңелле стартлар» программасы бик эчтәлекле иде. Беренче бирем булып командаларны тәкъдим итү булды.Аннары балалар төрле конкурсларда үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәттеләр.Бу күңелле ярышның барлык этаплары да  киеренке көрәш белән узды. Җиңү теләге шулкадәр көчле иде, балалар финишка беренче килергә тырыштылар.

«Күңелле стартлар» вакытында бакча балаларның бәхетле, шатлыклы тавышыннан яңгырап торды. Балаларның  шат күзләре, йөзләре-чараны оештыручыларга иң яхшы  бүләк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International