ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2019 ел
җомга

   Төзүчеләр проект финанслауга күчкәч, эскроу счетларын кулланып бер ай вакыт узды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Росреестры өлешләп төзү өчен акча җәлеп иткәндә төзүченең йөкләмәләрен тәэмин итүнең үзгәргән тәртибе турында искә төшерә.

2019 нче елның 22 нче июнь көнне Югары Утар балалар йорты интернатында  тәрбияче Шайхиева Елена тарафыннан «Шифаһанә», «Даруханә» уеннары үткәрелде.

МБМБУ Саба 1 «Шатлык» балалар бакчасында әйләнә-тирә дөньяны күзаллау, тере һәм тере булмаган табигатьне өйрәнү максатыннан тәҗрибәләр үткәрүгә зур игътибар бирелә. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

1 август көнне Район балалар китапханәсендә "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Су асты дөньясы" мәгълүмат сәгате, һәм журналлар  ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

2 август көнне Район китапханәсе "Әллүки" балалар бакчасында кунакта булдылар. Китапханәчеләр әкият геройлары булып киенеп  балалар белән "Китаплы балачак" иленә сәяхәт кылдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

   Саба районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге гражданнарны укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтә. Бу каникулларны файдалы итеп үткәрү, тәҗрибә алу, мөстәкыйль рәвештә акча эшләү һәм, бәлки, булачак һөнәреңне билгеләү өчен менә дигән мөмкинлек.

1 август көнне Лесхоз мәдәният йортында  Мишә авыл җирлегенең халык  җыены  үткәрелде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

2019 елның 1 августында Саба районында РКХ табиблары юп терапевтлары һәм ФАП фельдшерлары өчен укулар уздырдылар.

31 нче июль көнне  Кукмара муниципаль районының Лубян авылында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетын ябу тантанасы булды

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм сәламәтлек культурасын тәрбияләү максатыннан 1 нче август көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә " Тормышны сайла!» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Чара башында алып баручылар авыру-СПИДның каян һәм кайчан барлыкка килүе, бүгенге көндә нинди масштаблар алуы һәм планетабыз кешеләре өчен нәрсә белән янавы турында,тәмәке төтененең зыяны һәм психотроп матдә яки наркотик кулланудан барлыкка килгән авырулар турында сөйләделәр. Яшьләр белән  төрле тормыш ситуацияләре турында фикер алыштылар һәм бердәнбер дөрес тормыш юлы - сәламәтлек һәм спорт икәнлеге аңлатылды. Шулай ук китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International