Мишә авыл җирлегендә халык җыены

2019 елның 2 августы, җомга

   1 август көнне Лесхоз мәдәният йортында  Мишә авыл җирлегенең халык  җыены  үткәрелде.Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Нургали улы Минниханов, Саба муниципаль  районы башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов, муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, Саба  җирле бүлекчәсе берәмлегенең “Бердәм Россия” сәяси партиясенең  башкарма сәркатибе Фәрит Хәйдәр улы Зарипов, төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты.

 Көн тәртибендә Мишә авыл җирлеге башлыгы  Азат Хөрмәт улы Гатиятуллинның авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. 2019 елның 5 февралендә халыктан кабул ителгән сораулар каралды. Халыкның фикер-тәкъдимнәре тыңланды.Җыен алдыннан үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International