2 август көнне Яңа Мичән авыл китапханәсендә “Китаплы кич “дигән әдәби кичә үткәрелде. Үткәрелгән чарага акцияләрдә һәм конкурсларда катнашучы балалар чакырылды. Китапханәче балалар китабы тарихы турында сөйләде. Китапның роле турында аңлатырга тырышты.”Бу китапларны беләсеңме “ дигән викторина үткәрде. “Китаплы кич” китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.Мероприятие ахырында акцияләрдә катнашучы балаларга дипломнар тапшырылды.
Кеше үз тормышында иң җаваплы адым ясарга – һөнәр сайларга тиеш. Һөнәр-аңлы рәвештә сайланган юнәлеш ул, син аңа күп көч һәм вакыт сарыф итәсең. Характерның сәләте һәм сызыклары синең эшчәнлек төренә туры килергә тиеш. Кеше сайлый торган һөнәр аның киләчәген билгели. Күпләр өчен сайлау җиңел түгел. Бу-кеше үз тормышында кабул итә торган иң мөһим карарларның берсе. 2 август көнне Эшче һөнәрчеләр елы кысаларында Ике басу Арташ авыл китапханәсе Олы Арташ авыл клубы белән берлектә “Зову в свою профессию” дигән исем астында авыл хуҗалыгы буенча экскурсия үткәрдек. Экскурсия барышында робат фермасында булдык, анда балалар яңа технология кулланып эшләнелгән ферма белән якыннан кызыксынып таныштылар, тегермәндә, комбикорма ясау цехларында күзәтү үткәрделәр. Абый- апаларның эшләре ничек авыр, түземлелек һәм күп көч сарыф ителүенә төшенделәр. Аларга сәламәтлек һәм уңышлар теләп таралыштык.
1 август көнне Килдебәк авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен "Табигатьтә табышмаклар планетасы" исеме астында табышмаклар кичәсе үткәрелде. Балалар китапханәченең экологик табышмакларына төгәл җавап таптылар. Кичә бик күңелле үтте. Барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды.
31 июльдә без "Туган як көне"н билгеләп үттек. Балалар белән шул темага әңгәмә үткәрелде, аны ничек сакларга кирәклеге өйрәнелде. Соныннан балалар приют территориясен җыештырырга киттеләр. Бик тырышып Чушкин Тимофей эшләде! Калган балалар аннан үрнәк алдылар. Аннан соң приютның туган якны өйрәнү музеена юл тоттык. Биредә балалар борынгы эш коралларын карадылар.
3 август көнне Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Чиста яр” акциясе кысаларында “Ширбәт” чишмәсе территориясендә җыештыру эшләре башкардык
Арташ авыл җирлегендә самообложение программасы буенча каты өслекле юллар салу эше тәмамланды. ООО Рамазан оешмасы үзенең командасы белән эшне сыйфатлы итеп башкардылар.
Арташ авыл җирлегендә "Бердәм Россия" фиркасының мобиль кабул итү пункты булып китте
3 август көнне Сәрдә авыл халкы һәм кунаклары «Жәйге авыл кичләре» дип исемләнгән авыл Көнен билгеләп үттеләр. Котлау сүзе белән авыл имам-хатыйбы Рафыйк Сабирҗанов чыгыш ясады. Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады, шулай ук ООО «Игенче» җитәкчесе Алмаз Зарипов, кече бизнес җитәкчесе Рәис Дәүләтшин да котлау сүзләрен җиткерделәр. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне оештыруда актив катнаштылар. Уеннар программасын һәм бәйрәм программасын Сәрдә авыл клуб мөдире Рузил Ибатуллин алып барды. Шулай ук Сәрдә авыл клуб хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар тарафыннан концерт программасы әзерләнде. Эзмә мәдәният йорты мөдире Зөлфәт Саматов һәм Кызыл-Мишә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Айдар Хантимиров бәйрәм белән котлап, яраткан җырларын башкардылар. Бу гадәти булмаган бәйрәм өлкәннәр һәм балалар өчен күңелле уеннар, бүләкләр тапшыру, концерт номерлары һәм биюләр белән үрелеп барды. Һәр кунак пылау, кайнар чәй һәм күчтәнәч белән сыйлана алды. Бәйрәмнең иганәчеләре: «Игенче» ООО җитәкчесе Алмаз Зарипов, кече бизнес җитәкчесе Рәис Дәүләтшин, «Илфани» сәүдә үзәге җитәкчесе Фәннур Курамшин, Муртазин Артур, Закиров Руслан, Галимов Илназ булды. Кичкә кадәр музыка яңгырады, концерт дискотека белән алышынды.
Хөрмәтле тимер юл өлкәсендә эшләүче хезмәткәрәр һәм ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез - Тимер юлчылар көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас тәбрикләү сүзләрен кабул итегез!
Чын йөрәктән сезгә һәм сезнең якыннарыгызга бәхет, тынычлык, иминлек һәм сезнең юллар кебек "тимер" сәламәтлек телибез!
1 нче август көнне Килдебәк авылы мәдәният йортында Килдебәк авыл җирлегенең халык җыены үткәрелде.