3 нче август көнне Мингәр авылында Мидехәт Миннахметов истәлегенә багышланган Саба муниципаль районының шахмат-шашка ярышы буенча ачык турниры булып узды.
10 августта Алексеевск шәһәр тибындагы поселыгының Воскресенский Храмы мәйданында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә оештырыла торган Бөтенроссия Бал муллыгы” фестиваль-ярминкәсе узачак. Чараны “Татарстан умартачылар” төбәк иҗтимагый оешмасы, "ПЧЕЛИЧ" тәэмин итү-сату, эшкәртү буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы һәм Алексеевск муниципаль районы администрациясе оештыра.
"Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба төбәк бүлеге җитәкчесе Айнур Халиев #ainur_haliev_official Кырым Республикасында уза торган "Кырым күпере" төбәкара семинарында катнаша.
Балачак - барлык кешеләр өчен дә хатирәле, матур, шатлыклы истәлекләр. Кем генә бала чагын сагынып искә алмый микән?! Ул бит кин, кабатланмас олы дөнья. Балаларның хәтирәләрендә якты, күңелле истәлекләрне баету максатыннан без Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Ял” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар өчен “Хәзинә эзе буйлап” дип исемләнгән мавыктыргыч-күңел ачу уены оештырдык. Әлеге уенда балалар бик теләп катнашты. Балаларны ике командага бүленеп, “Кояшкай” һәм “Йолдызчыклар”, кулларына маршрут язылган карта алып, 4 турдан торган уен уйнадылар. Уенда күп төрле тема яктыртылды: юл йөрү кагыйдәләре, табигать, гаилә, спорт. Каршылыкларны һәм биремнәрне дөрес үтәп, куелган сорауларга җавап биреп, команданы артка калдырмыйча актив булып, һәр турны үтеп, финишка килеп җиттеләр. Финишта аларны хәзинә көтте. Хәзинә тартмасына һәр балага күчтәнәч бүләк салынган иде.
Кеше кайда гына яшәмәсен, кем генә булып эшләмәсен – күңеле белән ул туган якларыннан аерылмый. Башыңа кайгы килгәндә – кайгыңны уртаклашырга, чит җирләргә чыгып киткәндә – чагыштырып карага, җиңүләргә ирешкәндә – уңышларыңны күрсәтергә, көчең бетеп, арып егылганда – өр-яңа куәт алырга туган ягың кирәк. Ул сине аңлый, бервакытта да кире какмый. Бүген 3 август көнне Олы Кибәче авыл китапханәсендә уздырылган чарада да Туган авыл,Туган нигез,Туган туфрак төшенчәләре хакында сөйләштек. Авыл тарихын яктырткан “Һәр башлангычның башы - авыл” презентациясе аша китап укучыларда авылга мәхәббәт хисләре белән беррәттән патриотик хисләр дә тәрбияләргә тырыштык.
3 август көнне Ике басу Арташ авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Чиста яр” акциясе кысаларында “Ширбәт” чишмәсе территориясендә җыештыру эшләре башкардык.
3 июль көнне Иске Икшермә авыл китапханәсендә «Дөньяны китап белән таныйм»дип исемләнгән чара үткәрелде. Китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда балалар энциклопедияләре тәкъдим ителгән иде. Чара барышында балалар барлык нәрсә турында белергә мөмкин булган китаплар барлыгын, алар энциклопедияләр дип аталалар,нинди энциклопедияләр булуын,төрле планеталар, язучылар, дөнья илләре, үсемлекләр һәм башкалар турында күп кенә файдалы һәм кызыклы мәгълүмат саклауларын белделәр. Чара ахырында уен-ярыш үткәрелде: энциклопедиядә теге яки бу җавапка кем тизрәк җавап табачак.
3 август көнне Сәрдә авыл халкы һәм кунаклары «Жәйге авыл кичләре» дип исемләнгән авыл Көнен билгеләп үттеләр. Котлау сүзе белән авыл имам-хатыйбы Рафыйк Сабирҗанов чыгыш ясады. Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады, шулай ук ООО «Игенче» җитәкчесе Алмаз Зарипов, кече бизнес җитәкчесе Рәис Дәүләтшин да котлау сүзләрен җиткерделәр. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне оештыруда актив катнаштылар. Шулай ук Сәрдә авыл клуб хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар тарафыннан концерт программасы әзерләнде. Бу гадәти булмаган бәйрәм өлкәннәр һәм балалар өчен күңелле уеннар, бүләкләр тапшыру, концерт номерлары һәм биюләр белән үрелеп барды. Һәр кунак пылау, кайнар чәй һәм күчтәнәч белән сыйлана алды. Кичкә кадәр музыка яңгырады, концерт дискотека белән алышынды.
Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дип исемләнгән информацион сәгать үткәрде. Әлеге чарада балаларга сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләнде, презентация күрсәтелде.
Республика кырларында урып-җыю барышының торышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов таныштырды.