Сәрдә авылында “Җәйге авыл кичләре” исемле авылдашлар очрашуы

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

3 август көнне Сәрдә авыл халкы һәм кунаклары «Жәйге авыл кичләре» дип исемләнгән авыл Көнен билгеләп үттеләр. Котлау сүзе белән авыл имам-хатыйбы Рафыйк Сабирҗанов чыгыш ясады. Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады, шулай ук ООО «Игенче» җитәкчесе Алмаз Зарипов, кече бизнес җитәкчесе Рәис Дәүләтшин да котлау сүзләрен җиткерделәр. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне оештыруда актив катнаштылар.  Шулай ук Сәрдә авыл клуб хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар тарафыннан концерт программасы әзерләнде. Бу гадәти булмаган бәйрәм өлкәннәр һәм балалар өчен күңелле уеннар, бүләкләр тапшыру, концерт номерлары һәм биюләр белән үрелеп барды. Һәр кунак пылау, кайнар чәй һәм күчтәнәч белән сыйлана алды. Кичкә кадәр музыка яңгырады, концерт дискотека белән алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International