“Һәр башлангычның башы - авыл”

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Кеше кайда гына яшәмәсен, кем генә булып эшләмәсен – күңеле белән ул туган якларыннан аерылмый. Башыңа кайгы килгәндә – кайгыңны уртаклашырга, чит җирләргә чыгып киткәндә – чагыштырып карага, җиңүләргә ирешкәндә – уңышларыңны күрсәтергә, көчең бетеп, арып егылганда – өр-яңа куәт алырга туган ягың кирәк. Ул сине аңлый, бервакытта да кире какмый. Бүген 3 август көнне Олы Кибәче авыл китапханәсендә уздырылган чарада да Туган авыл,Туган нигез,Туган туфрак төшенчәләре хакында сөйләштек. Авыл тарихын яктырткан “Һәр  башлангычның башы  - авыл” презентациясе аша  китап укучыларда авылга мәхәббәт хисләре белән беррәттән патриотик хисләр дә тәрбияләргә тырыштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International