ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә үзара салым акчасына төзү эшләре бара. Олы Кибәчедә- авыл зиратына койма тотыла, Төбәктә - җәяүле басма салына, Кече Кибәчедә Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлап һәйкәл төзелә.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

 2019 нчы елның 09 нче августында 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә  хокукый ярдәм күрсәтү  максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Чарада район прокуратурасы, суд приставы, социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре катнашты.

Табигать – Жир-анабызга аз гына саксыз кагылсаң да, ул җимерелергә , уалырга гына тора. Шуңа күрә ул һәрвакыт безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Без аны күз карасы кебек сакларга, усаллардан якларга; киләчәк, алдагы буыннар турында кайгыртырга тиешбез. Бу элек – электән җәмгыятебездә иң актуаль һәм мөһим проблемаларның берсе булып санала. Адәм баласы табигатьтән башка бер көн дә яши алмаса да, табигатьне пычрата, агулый һәм шулай итеп, аңлы рәвештә, юкка чыгара. 5 август  көнне  әлеге экологик проблемаларны  булдырмау,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында Олы Кибәче авыл китапханәсендә  китап кыстыргычлары һәм буклетлар ясадык.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

26 июль, 3 август көннәрендә Тимершык авыл җирлеге буенча "Чиста яр -2019" акциясе булып узды. Акциянең максаты-сулыклар ярларында санитар тәртип урнаштыру һәм аны саклау, җәмәгать активлыгын һәм гражданнарның табигатькә сак карашын үстерү. Бу мероприятие бюджет учреждениеләре эшчеләре һәм авыл халкы катнашында узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

3-9 август көннәрендә Шәмәрдән балалар китапханәсе Анатолий Георгиевич Алексинның 95 яшьлек юбилеена багышланган “Китап битләрендәге яхшылык” дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү оештырды. Күргәзмәдә : «Очень страшная история», «Собрание сочинений в 3 томах», «Я встретил вас…», «А тем временем где-то …», «Дневник жениха» китаплары тәкъдим ителде.

Язучы Анатолий Алексинның китапларын белмәүче бер генә совет укучысы да булмагандыр, мөгаен. Әдәбиятчының иҗади карьерасының иң югары ноктасы нәкъ менә шушы чорга туры килә.

«Шалтыратыгыз һәм килегез!», «Акылсыз Евдокия», "Бишенче рәттән өченче" - Алексин китапларын мәктәп программасына кертүнең кирәге дә булмады, чөнки  балалар аның балачакның тылсымлы дөньясына гашыйк әсәрләрен бик теләп укыйлар иде.  Биредә, өлкәннәр дөньясындагы кебек үк, яхшылык һәм явызлык, шатлык һәм кайгы, тугрылык һәм хыянәт  янәшә атлый...

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

4 август көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Мультфильм юлы» исеме астында балалар викторинасы үткәрелде. Бу викторина гына түгел, ә аның сценарие бик бай һәм берничә этапка бүленгән иде. Чараның беренче этабы, әлбәттә, танып-белү булды, алып баручылар балаларга нинди танылган әкиятләрнең безнең көннәргә кадәр килеп җитүе, әкиятнең үлемсез булуы һәм һәрвакыт балалар арасында гына түгел, өлкәннәр арасында да популяр булуы турында сөйләделәр. Шулай ук әкиятләрдән ничек мультфильм тууы, мультипликаторларның ничек эшләүләре турында сөйләделәр. Аннан катнашучыларны " әкиятләр турында табышмаклар» көтте һәм моннан тыш, катнашучылар төрле әкият геройларының исемнәрен искә төшерделәр.Викторинаның соңгы этабы танылган мультиклардан төрле музыкаль өзекләр иде. Чара бик күңелле узды, балалар әкиятләр турында уйлап кына калмадылар, үзара шаярдылар да. Барысы да күтәренке кәеф һәм җиңүче призлары белән өйләренә кайтып киттеләр!

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

5 август - Халыкара светофор көне уңаеннан, Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Теремок» балалар бакчасында «Светофорның туган көне» дип исемләнгән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча театральләштерелгән тамаша үткәрделәр. Балалар янына кунакка юлдагы төп ярдәмче - Светофор килде, җәяүлеләр һәм машиналар хәрәкәтен көйләп торучы булуы турында сөйләде. Юл кагыйдәләрен бозып, шукланып йөрүче Хулиган исә балалар ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләренең мөһимлеген аңлады. Чарада шулай ук Саба районында профилактика эшләрен алып баручы «Юл хәрәкәте иминлеге» бүлеге башлыгы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы да катнашты, ул балаларга юл йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре турында сөйләде, соңыннан «Дозорные дороги» мультфильмын күрсәтте. Бәйрәм дәвамында балалар «Светофор сигналлары», «Жезлны тапшыр», «Табышмаклар», «Төсләр» кебек уеннар уйнадылар һәм юл билгеләре турында шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм ахырында балалар Светофорны котлап «Каравай» җырладылар һәм тәм-томнар белән бүләкләнделәр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

3 август көнне Йосыф – Алан авыл клубы, Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә “Туган якка кайттым әле менә... ” дип исемләнгән авылдашлар очрашуы үткәрде. Очрашу кызыкла уеннар, концерт номерлары һәм җылы хатирәләр белән үрелеп барды. Бәйрәм учакта пешкән плау һәм мул табын артында чәй белән төгәлләнде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Шәмәрдән авыл җирлегендә тимерюлчылар көне билгеләнеп үтте. 2 август көнне тимерюлчы ветераннары һәм футбол яратучылар  командалары арасында футбол уены буенча иптәшләрчә очрашу узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Хәрби бурычларын Тимер юк гаскәр­ләрендә үтәгән райондашларыбызны 6 августта билгеләп үтелүче чын ир-егетләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Тэги: Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International