3-9 август көннәрендә Шәмәрдән балалар китапханәсе Анатолий Георгиевич Алексинның 95 яшьлек юбилеена багышланган “Китап битләрендәге яхшылык” дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү оештырды. Күргәзмәдә : «Очень страшная история», «Собрание сочинений в 3 томах», «Я встретил вас…», «А тем временем где-то …», «Дневник жениха» китаплары тәкъдим ителде.
Язучы Анатолий Алексинның китапларын белмәүче бер генә совет укучысы да булмагандыр, мөгаен. Әдәбиятчының иҗади карьерасының иң югары ноктасы нәкъ менә шушы чорга туры килә.
«Шалтыратыгыз һәм килегез!», «Акылсыз Евдокия», "Бишенче рәттән өченче" - Алексин китапларын мәктәп программасына кертүнең кирәге дә булмады, чөнки балалар аның балачакның тылсымлы дөньясына гашыйк әсәрләрен бик теләп укыйлар иде. Биредә, өлкәннәр дөньясындагы кебек үк, яхшылык һәм явызлык, шатлык һәм кайгы, тугрылык һәм хыянәт янәшә атлый...