Балалар бакчаларында тәҗрибә эшчәнлеге

2019 елның 2 августы, җомга

МБМБУ Саба 1 «Шатлык» балалар бакчасында әйләнә-тирә дөньяны күзаллау, тере һәм тере булмаган табигатьне өйрәнү максатыннан тәҗрибәләр үткәрүгә зур игътибар бирелә.  Тәҗрибәләр үткәрү мәктәпкәчә яшьтәге балаларда кызыксынучанлык, игътибарлылык күзәтүчәнлек, уйлау-фикерләү, чагыштыра, нәтиҗә ясый  белү сәләтләрен үстерә. Балалар табигать җисемнәре: су, һава, җил, ком, туфрак белән үткәрелгән тәҗрибәләрдә теләп катнашалар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табарга өйрәнәләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  “Серле тәҗрибәләр илендә” эшчәнлеге  барышында  тоз, һава, төсләр, су, шарлар  белән тәҗрибә үткәрделәр  аларның сыйфатын, күләмен өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International