Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында«Шифаһанә», «Даруханә» уеннары
2019 нче елның 22 нче июнь көнне Югары Утар балалар йорты интернатында тәрбияче Шайхиева Елена тарафыннан «Шифаһанә», «Даруханә» уеннары үткәрелде.
Бу уенның максатлары:
Дәресебезнен башында без балалар белән бу һөннәрләрнең әхәмияте турында сөйләштек. Аннары кызыклы уен уйнадык. Балалар ролләргә (табиблар, шәфкать туташлары, даруханәче, авырулар) бүленделәр. Ахырдан дару алырга рецепт бирэ. Табиб рецепты белән сатып алучы даруханәгә килә. Даруханәче аңа кирәкле даруны бирә, Тагын башка төрле дәвалау чаралары тәкъдим итә,яңа чыккан дарулар турында мәгълүмат бирә,реклама ясый. Сатып алучы даруны сатып ала. Балаларга бу һөннәрләр бик ошады.
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлек” бүлегендә “Кунаклар өчен ризык әзерләү” пластилиннан әвәләү чарасы
2019елның 1 августында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан пластилин әвәләү “Кунаклар өчен ризык әзерләү” дип исемләнгән чара үткәрелде.
Чараның максаты: предметларның формасын, зурлыгын пластилин ярдәмендә әвәләүне дәва итү; кунак өстәленә ризыкларны әвәләргә өйрәтү, кул чукларын ныгыту, чиста-пөхтә эшләүләренә ирешү.
Сәнгатькә тартылу кечкенәдән үк башлана. Лепка-балалар иҗатының иң яраткан төрләренең берсе. Аннан барысы да булдырырга була. Әвәләү процессында кулларның вак моторикасын, сабырлык, фантазияне, сәнгать-иҗади, танып-белү һәм сөйләм сәләтен үстерә.
Тәрбияче балаларга кунакларны каршы алу, өстәлне әзерләү, ризыкларны урнаштыру серләренә өйрәтте. Балалар көнбагыш орлыгын әвәләделәр һәм көнбагышны бик матур итеп бизәделәр. Чара ахырында бер-берсенә үзләренең эшләгән көнбагышларын күрсәттеләр.
Балалар шат һәм кәнагать калдылар.