Финанс-бюджет палатасында укучыларның хезмәт җәе

2019 елның 2 августы, җомга

   Саба районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге гражданнарны укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтә. Бу каникулларны файдалы итеп үткәрү, тәҗрибә алу, мөстәкыйль рәвештә акча эшләү һәм, бәлки, булачак һөнәреңне билгеләү өчен менә дигән мөмкинлек.

         Бу программадан Финанс-бюджет палатасы да читтә калмады: сәләтле балалар өчен аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 7 сыйныф һәм 8 сыйныф укучылары Валеев Самат һәм Халиков Амиль бухгалтер булып эшкә урнаштылар. Алар ай буе көнгә 5әр сәгать хезмәт куйдылар, бухгалтерлык исәбе һәм эш башкару нигезләрен өйрәнделәр, архивка тапшыру өчен документлар тутыру күнекмәләрен үзләштерделәр. Шулай ук алар үзләренең эш вакытын исәпләргә, хезмәт дисциплинасы кагыйдәләрен үтәделәр. Хезмәтләре өчен алар гомерләрендә беренче хезмәт хакын алганнар. Амиль белән Самат эш вакытында үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәттеләр. Алар мәктәпне тәмамлаганнан соң икътисади юнәлеш буенча укуларын дәвам итәргә уйласалар, егетләрне безнең коллективта күрергә шат булачакбыз.

         Каникуллар вакытында укучыларны эшкә урнаштыру программасы кирәкме? Әлбәттә, кирәк. Коллектив хезмәт берләштерә, нәтиҗә рухландыра, мөһим эшнең ышанычы җаваплылык тәрбияли. Әле кичә генә эшли белмәгәнне, бүген шул эшне аңлап эшләүче үсмернең шатлыгын һич тә чагыштырып булмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International