Татарстан Росреестры өлешле төзелештәге үзгәрешләр турында искә төшерә

2019 елның 2 августы, җомга

   Төзүчеләр проект финанслауга күчкәч, эскроу счетларын кулланып бер ай вакыт узды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Росреестры өлешләп төзү өчен акча җәлеп иткәндә төзүченең йөкләмәләрен тәэмин итүнең үзгәргән тәртибе турында искә төшерә.

   Хәзерге вакытта Татарстанда 8 күп фатирлы торак йорт төзелә (җидесе - Казанда һәм берсе - Яр Чаллыда), аларның акчалары эскроу счетлары механизмын кулланып җәлеп ителә. 2019 елда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан, эскроу счетлар кулланып, өлешләп төзүдә катнашу буенча 198 килешү теркәлгән. 

   Юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу килешүләрен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Лилия Борһанова аңлатып узганча, хәзерге вакытта Татарстанның барлык девелоперлары да, эскроу-счетлар кулланып, өлешләп торак төзү схемасына күчәргә тиеш. Клиентларның акчалары махсус банк счетына күчерелә һәм төзүчеләр әлеге акчаларны сатып алучыларга тапшырганчы ала алмаячаклар. Шул ук вакытта, дип ассызыклады Лилия Борһанова, эскроу-счетлар кулланып өлешләп төзүдә катнашу килешүләрен дәүләт теркәве тәртибе, шулай ук дәүләт хезмәте алу өчен кирәкле документлар исемлеге үзгәрмәде.

   Өлешләп төзү өчен акча җәлеп иткәндә төзүченең йөкләмәләрен тәэмин итү тәртибе түбәндәге шартларга бәйле.

   - Әгәр ДДУ өлешләп төзүдә беренче катнашучы белән 2019 елның 1 июленнән соң дәүләт теркәвенә тәкъдим ителгән булса, ДДУ бары тик вәкаләтле банкта ачылган эскроу счетларын кулланып кына төзелә.

   - Әгәр ДДУ күпфатирлы йортта (башка күчемсез милек объектында) файдалануга тапшырылмаган өлешләп төзү объектына карата, 2019 елның 1 июленнән соң дәүләт теркәвенә тапшырылган һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән критерийларга туры килми торган йортка карата төзелгән булса, мондый ДДУ вәкаләтле банкта ачылган эскроу счетларын кулланып кына төзелә.

   - Әгәр ДДУ күпфатирлы йортта (башка күчемсез милек объектында) файдалануга тапшырылмаган өлешләп төзү объектына карата, 2019 елның 1 июленнән соң теркәлүгә тәкъдим ителгән һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән критерийларга туры килә торган йортка карата төзелгән булса, предметы торак урыннары булган шартнамәләр буенча компенсация фондына түләүләр түләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International