ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2025 ел
дүшәмбе

9 майда Шәмәрдән мәдәният йорты Җиңү көне һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан “Бөек Җиңү исәнме!” флаглары белән автойөрүне оештырды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

8 май көнне Ике Басу Арташ мәдәният хезмәткәрләре,авыл китапханәсе белән берлектә, "Күбәләк" балалар бакчасы коллективы катнашында, Ике Басу Арташ авылының үзәк урамында урнашкан мемориаль плитка янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган « Җиңү кайтавазы мәңгелек» исемле истәлекле митинг үткәрделәр. Сугыш кырларында һәлак булганнарны искә алырга авылдашлары, сугыш чоры балалары, яшьләр, район вәкиле салым хезмәте начальнигы Шәфиков Айрат Вазыйх улы,Арташ авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Рөстәм Илсур улы килгән иде.  Традиция буенча истәлекле чара тантаналы өлештән башланды. Ватанны, тыныч тормышны саклаучыларны искә алдылар. Сугыш һәр гаиләгә кагыла: ирләр фронтка китә, ә картлар, хатын-кызлар һәм балалар көннән-көн тылда хезмәт итә. Чара барышында илебезне хәрабәләрдән күтәрүчеләргә, ата-анасыз калган балаларның тулы бер буынын тәрбияләүчеләргә рәхмәт сүзләрен әйтергә онытмадылар. Бер минут тынлык белән бу дәһшәтле сугыш һәм тыл ветераннарын искә алдылар, мемориаль плитә итәгенә чәчәкләр салдылар. Һәркемгә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм, әлбәттә инде, яраткан илебез өстеннән тыныч күк йөзе теләделәр.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

8 май көнне Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында фашист Германиясен Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Утлы еллар ярасы» тантаналы парад-митингы булды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

8 май көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан тыл ветераннарын һәм ветераннарның тол хатыннарын котладылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

7 май көнне Кырбаш авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

7 май көнне Мичәнбаш авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

11
май, 2025 ел
якшәмбе

8 нче май көнне Туктар авылында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг үткәрелде. Митинг авыл клубы бинасында үтте

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында шторм-кисәтү

9 - 10 май көннәрендә Яранск  шәһәрендә Җиңү Кубогы Гер спорты фестивале узды.

10 нче апрель  көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль  хезмәтләр  алучылар  белән  берлектә группа  белән һәм индивидуаль  күнегүләр  үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International