Кырбаш авылында тантаналы митинг

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

7 май көнне Кырбаш авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

Котлау сүзләре белән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р. Р., Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев А. К., Шәмәрдән ЛПУМГ начальнигы Иванов Р. И. чыгыш ясадылар. 

Барлык теләүчеләрне чәй һәм коймак белән солдат боткасы белән сыйладылар. Шулай ук Кырбаш мәдәният йорты көче белән концерт номерлары әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International