8 май көнне Ике Басу Арташ мәдәният хезмәткәрләре,авыл китапханәсе белән берлектә, "Күбәләк" балалар бакчасы коллективы катнашында, Ике Басу Арташ авылының үзәк урамында урнашкан мемориаль плитка янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган « Җиңү кайтавазы мәңгелек» исемле истәлекле митинг үткәрделәр. Сугыш кырларында һәлак булганнарны искә алырга авылдашлары, сугыш чоры балалары, яшьләр, район вәкиле салым хезмәте начальнигы Шәфиков Айрат Вазыйх улы,Арташ авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Рөстәм Илсур улы килгән иде. Традиция буенча истәлекле чара тантаналы өлештән башланды. Ватанны, тыныч тормышны саклаучыларны искә алдылар. Сугыш һәр гаиләгә кагыла: ирләр фронтка китә, ә картлар, хатын-кызлар һәм балалар көннән-көн тылда хезмәт итә. Чара барышында илебезне хәрабәләрдән күтәрүчеләргә, ата-анасыз калган балаларның тулы бер буынын тәрбияләүчеләргә рәхмәт сүзләрен әйтергә онытмадылар. Бер минут тынлык белән бу дәһшәтле сугыш һәм тыл ветераннарын искә алдылар, мемориаль плитә итәгенә чәчәкләр салдылар. Һәркемгә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм, әлбәттә инде, яраткан илебез өстеннән тыныч күк йөзе теләделәр.