8 май көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан тыл ветераннарын һәм ветераннарның тол хатыннарын котладылар.
Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. һәм Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев А.К. Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар. Җирлек буенча барлыгы 16 бүләк тапшырылды.