Мичәнбаш авылында тантаналы митинг

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

7 май көнне Мичәнбаш авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

Митингта Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р. Р., Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев А. К., Шәмәрдән ЛПУМГ начальнигы Иванов Р. И. катнашты. 

Тамашачылар өчен концерт номерлары әзерләнде, ветераннарыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International