Туктар авылында тантаналы митинг

2025 елның 11 мае, якшәмбе

8 нче май көнне Туктар авылында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг үткәрелде. Митинг авыл клубы бинасында үтте. Әлеге митингта Килдебәк урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.  Бәйрәмне авыл клубы мөдире ачып җибәрде, аннан соң бәйрәм укучыларның, авыл үзэшчәннәренең Җиңү көне уңаеннан әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте.  Митингта катнашучыларны авыл җирлегендә урнашкан оешма җитәкчеләре һәм районнан килгән вәкил – Саба район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе З.Р. Ганиев бәйрәм белән котлап, ил-җирләребездә иминлек, тынычлык булсын дигән теләкләрен җиткерделәр. Туктар балалар бакчасы Җиңү көненә багышланган балалар һәм әти-әниләр әзерләгән кул эшләнмәләрдән күргәзмә оештырды. Шулай ук митинг барышында сугыштан катнашкан авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәлгә чәчәкләр куелды һәм  Бөек Ватан сугышында хәлак булган әби-бабаларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International