Җиңүнең 80-еллыгын бәйрәм итү уңаеннан район җитәкчелеге тыл ветераннарын бәйрәм белән котлады. Ветераннарны котлауда авыл җирлеге Башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы, Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Шәмсун Әкбәр улы һәм Юнармия хәрәкәте вәкилләре катнашты.
Саба районының Олы Нырты авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Мишә авыл җирлеге тыл ветераны Гарәфетдинова Раушания Галәви кызын котлау
Мишә авыл җирлеге тыл ветераны Шорникова Мария Васильевнаны котлау
Мишә авыл җирлеге тыл ветераны Халикова Такмилә Шәфигулла кызын котлау
10 майда Лесхоз мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Буразнада калган еллары»дигән бәйрәм концерты үткәрелде.
Мишә авыл җирлегендә Бөтенроссия "Хәтер бакчасы"акциясе
8 май конне Мишәбаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларны искә алу митингы булып узды. Бәйрәмдә катнашучыларны Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Шәмсун Әкбәр улы котлады. Мәктәп коллективы һәм балалар бакчасы балалары чыгышыннан соң митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу һәм истәлек агачлары утырту белән тәмамланды.
Бөек Җиңү көне алдыннан Олы Кибәче авыл җирлегендәге тыл ветераннарын бәйрәм белән котладылар. Татарстан Республикасы Рәисе һәм Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән аларга бәйрәм открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.Тыл ветераны Васильева Мария Николаевна да үз чиратында җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.