ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2025 ел
дүшәмбе

Шекше авыл җирлеге Җиңү көне уңаеннан оештырылган парадта катнашты

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Шекше авыл җирлегендә Бөтенроссия Хәтер бакчасы акциясе

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Әлеге күркәм һәм олы эшкә  Финанс – бюджет палатасы да бик теләп кушылды. Батырларның мәңгелек данын саклау йөзеннән агачлар утыртылды. Киләчәктә әлеге агачлар үсеп, киләчәк буын Бөек җиңү көнен истә тотып, тыныч тормышка хозурланып яшәрлек булсын иде.

8 май көнне Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р., Саба районы хакимияте вәкиле Йосыпов Р.Ш. һәм мәдәният хезмәткәрләре “Җиңү фонарьлары” дигән патриотик чара оештырдылар. Авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда балачагы һәм яшүсмер еллары узган тыл ветераннарының өйләрендә булдылар. Тыл ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановтан бүләкләр һәм котлау открыткасын тапшырдылар.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге Саба муниципаль районының Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Җиңү Парадында катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Атаклы агач Волгоградта үсә,аңа инде 100 елдан артык. Тирәк көпшәсендә Сталинград сугышы вакытында снарядлар шартлаганнан соң калган эзләр бар. Агач үсентеләрен «Бөтенроссия урман генетикасы, селекция һәм биотехнологияләр фәнни-тикшеренү институты»ФДБУ галимнәре җитештерде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

8 май көнне Шекше мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы концерт-митинг булды. Чарада Саба районы хакимияте вәкиле Якупов Р.Ш. һәм Шекше җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р. чыгыш ясадылар. Шекше төп мәктәбе укучылары, тынычлык һәм дуслык темасына багышланган патриотик музыкаль һәм хореографик композицияләр башкардылар. Концерт вакытында фронттан әйләнеп кайтмаганнарны искә алу йөзеннән бер минут тынлык игълан ителде. Концерт программасы тәмамланганнан соң, чарада катнашучылар авыл үзәгендә урнашкан стелла янына юнәлделәр. Җирлек халкы, Шекше авыл җирлеге учреждениеләре җитәкчеләре һәм кунаклар тыныч киләчәк өчен гомерләрен биргәннәргә хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән чәчәкләр салдылар.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Җиңү көне-безнең илдә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без фашизмны җиңүебезне билгеләп үтәбез һәм Ватаныбыз өчен көрәшүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәбез.

Алда торган Җиңү бәйрәменә Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Җиңү мае»фотозонасын әзерләделәр. Фотозона пространствоны бизәп кенә калмады, ә аны патриотизм һәм үткәнгә хөрмәт рухы белән дә тутырды. Бу урынга килгән һәркем үзе белән геройлар турындагы хәтернең бер өлешен һәм үз иле өчен горурлыкны алып китә. Фотозона барлык май бәйрәмнәрендә дә ачык булачак, мөмкин кадәр күбрәк кеше безгә тынычлык бүләк итүчеләрне искә алу һәм хөрмәт итү өчен.

Якынлашып килүче бәйрәм, Җиңү көне белән!!!

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Шекше авыл җирлегендә "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды, анда Шекше төп мәктәбе укучылары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының туганнары катнашты.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Лесхоз урта мәктәбе укучылары ел саен яз көне Җиңү көне алдыннан үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International