8 май көнне Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р., Саба районы хакимияте вәкиле Йосыпов Р.Ш. һәм мәдәният хезмәткәрләре “Җиңү фонарьлары” дигән патриотик чара оештырдылар. Авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда балачагы һәм яшүсмер еллары узган тыл ветераннарының өйләрендә булдылар. Тыл ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерделэр, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановтан бүләкләр һәм котлау открыткасын тапшырдылар.