8 май көнне Шекше мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы концерт-митинг булды. Чарада Саба районы хакимияте вәкиле Якупов Р.Ш. һәм Шекше җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р. чыгыш ясадылар. Шекше төп мәктәбе укучылары, тынычлык һәм дуслык темасына багышланган патриотик музыкаль һәм хореографик композицияләр башкардылар. Концерт вакытында фронттан әйләнеп кайтмаганнарны искә алу йөзеннән бер минут тынлык игълан ителде. Концерт программасы тәмамланганнан соң, чарада катнашучылар авыл үзәгендә урнашкан стелла янына юнәлделәр. Җирлек халкы, Шекше авыл җирлеге учреждениеләре җитәкчеләре һәм кунаклар тыныч киләчәк өчен гомерләрен биргәннәргә хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән чәчәкләр салдылар.