«Җиңү тирәге» - халкыбызның тынычлык һәм ирек өчен көрәштә тиңдәшсез батырлыгының җанлы гәүдәләнеше

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Лесхоз бистәсендә Җиңү көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. "Җиңү көне – изге бәйрәм, халкыбызның батырлыгы, ныклыгы һәм бердәмлеге символы,  Без геройларыбызның батырлыкларын истә тотарга һәм алар турындагы истәлекне буыннан-буынга тапшырырга тиешбез» диде Рәис Гомәров.  Бу көнне «Җиңү тирәге»үсентесе утыртылды  «Җиңү тирәге» - халкыбызның тынычлык һәм ирек өчен көрәштә тиңдәшсез батырлыгының җанлы гәүдәләнеше. Исегезгә төшерәбез, атаклы агач Волгоградта үсә, аңа 100 ел чамасы. Тирәк көпшәсендә Сталинград сугышы вакытында снарядлар шартлаганнан соң калган эзләр бар.Агач үсентеләрен «Бөтенроссия урман генетикасы, селекция һәм биотехнологияләр фәнни-тикшеренү институты»ФДБУ галимнәре җитештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International