8 май конне Мишәбаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларны искә алу митингы булып узды. Бәйрәмдә катнашучыларны Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Шәмсун Әкбәр улы котлады. Мәктәп коллективы һәм балалар бакчасы балалары чыгышыннан соң митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу һәм истәлек агачлары утырту белән тәмамланды.