22 майда ОВЗ спортчылары арасында җиңел атлетика буенча район беренчелеге булып узды.
29.05.2025 зират территориясендә үсентеләр һәм куаклар кисү буенча чара
22 май көнне МББУ "Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында балаларның техник иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча район фестивале узды.
22-25 май көннәрендә Казанның Көрәш сараенда Нардалар буенча Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы узды. Халыкара турнир Рәис, Россия нард федерациясе һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы ярдәмендә үткәрелде! Турнирга илнең барлык почмакларыннан 250 дән артык спортчы килде, күрше Беларусь һәм хәтта Сахалиннан катнашучылары да бар иде! Байлар Сабасы да шулай ук төрле дисциплиналарда спортчылар тәкъдим итте. Хатын-кызлар арасында пьедесталда ике тапкыр Мөхәммәтова Сирина булды - баш турнирның дүртенче урыны һәм беренче урын
блиц-турнир! Чын фурорны безнең балалар ясады, кыска нардларга 5 яшь спортчы чыкты, ә инде озын - 16! Дүрт көнлек балалар марафоны нәтиҗәләре буенча безнең балалар түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр. Кыска рәвешләр: 1 урын ㊇ - Камальтдинов Айдар; 3 урын
- Галимуллин Данияр. Озын рәвешләр: 1 урын
- Кәримуллина Камилла; 2 урын
- Камальтдинов Раяз. Барлык спортчыларны, узган Татарстан Республикасы Кубогы призерларын һәм җиңүчеләрен котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
Традиция буенча 27 майда Россиядә белем саклаучыларның һөнәри бәйрәме — Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Бу дата китапханәләрнең мәдәният, мәгариф һәм тарихи мирасны саклау үзәкләре буларак әһәмиятен искә төшерә. Китапханә-уникаль учреждение. Ул балаларны үстерергә, күңелләрне дәваларга, профессионализмны күтәрергә, интеллектны үстерергә, дөньяга карашны киңәйтергә, рухи яктан баерга ярдәм итә. Китапханә яшь буенча да, социаль яктан да чикләүләрне белми, аңа барысы да ихтыяҗлы – уйлый башлаган баладан алып тирән картка кадәр, ул барысына да аңлаешлы – академиктан алып укучыга кадәр. Бу көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсендә «Дуслык» клубының хатын-кызлар өчен «Тормыш китап белән янәшә» дигән кичә үткәрелде. Чара барышында китапханәчеләр Гатиятова Надия Ринат кызын һәм Дмитриева Елена Александр кызын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Бик күп матур сүзләр әйтелде. Чара бәйрәм өстәле артында китапханәчеләр турында шаяртулар, фактлар, шигырьләр белән үрелеп барды.
Мичән төп мәктәбендә Сабантуй көне билгеләнде һәм мәктәптә бирнә җыю йоласы башкарылды. 27 май көнне укучылар өчен милли Сабантуе булып узды. Балалар өчен милли һәм мавыктыргыч уеннар уйнатылды. Аркан тарту, гер спорты, таяк тартышу, оннан авыз белән акча җыю, кашык белән су ташу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып узышу, чүлмәк вату уеннарында балалар бик теләп катнаштылар. Һәр уенда катнашучы бүләкле булдылар. Уеннарны һәр укытучы күңелле итеп оештырды. Укучылар бәйрәмнән бик канәгать булып таралды.
26 майда "Сабантуй" КСК базасында фән олимпиадаларының муниципаль, республика, төбәк һәм бөтенроссия этапларында призлы урыннар алган укучыларны һәм укытучыларны бүләкләү тантанасы узды. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның Рәхмәт хатлары белән укучыларның ата-аналары бүләкләнде.
24 нче майда Килдебәк гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды
Танылган татар галиме, китап белгече-библиограф, филология фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның туган көне уңаеннан, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан «Туган якны өйрәнүчеләр» клубына йөрүчеләрне ул җирләнгән зиратка алып бару оештырылды. Якташыбызның кабер ташы янында академикның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнелде. Аннан соң, галимнең балачакта уйнап үскән туган йорты янында да әңгәмә корылды. Язучының иҗатына килгәндә, Ә. Кәримуллинның фәнни һәм публицистик хезмәтләре исемлеге 700гә якын. Ул үз эшчәнлегендә академик тикшеренүләр кысалары белән генә чикләнми. Ул республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында бик актив катнашты. Аның республика газета-журналлары битләрендәге эчтәлекле мәкаләләре, радиода, ТВда, студентлар, галимнәр, хезмәт ияләре алдында татар язуы графикасы проблемалары, Татар китабы язмышы, татар теле, Мәдәни мирас мәсьәләләре турында чыгышлары бихисап. Аның публицистик мирасы бүген дә актуальлеген югалтмаган.
2024-2025 уку елында МБМУ «Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе» вакыйгаларга бай тормыш белән яшәде. Йомгак ясау вакыты җитте.