26 майда "Сабантуй" КСК базасында фән олимпиадаларының муниципаль, республика, төбәк һәм бөтенроссия этапларында призлы урыннар алган укучыларны һәм укытучыларны бүләкләү тантанасы узды. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның Рәхмәт хатлары белән укучыларның ата-аналары бүләкләнде.
2024/2025 уку елында укучылар 192 урын алды, шуларның 7се бөтенроссия дәрәҗәсендә. Шулай ук һөнәри осталык конкурсларында җиңгән педагоглар, укытучылар, тәрбиячеләр бүләкләнде. Бу казаныш укучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен һәм талантын, шулай ук педагогларның профессиональлеген ассызыклый.
Ел саен олимпиадаларда иң күп җиңү яулаган мәктәпләр билгеләп үтелә. Бу уку елында иң яхшылар булдылар:
1 урын: ОНИКС ҮБМУ
1 урын: "Симет УББМ" МБМУ
2 урын: "Сабабаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" МБМУ
2 урын: "Саба УББМ"МБМУ
3 урын :Шитцы төп гомуми белем бирү мәктәбе " МБМУ
3 урын: "измә УББМ"МБМУ
Бу мәктәпләр күренекле нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм башка мәгариф учреждениеләре өчен үрнәк булдылар, аларны киләчәктә дә уку эшчәнлегендә уңышларга илһамландырдылар.