Мичән төп мәктәбендә Сабантуй көне билгеләнде һәм мәктәптә бирнә җыю йоласы башкарылды. 27 май көнне укучылар өчен милли Сабантуе булып узды. Балалар өчен милли һәм мавыктыргыч уеннар уйнатылды. Аркан тарту, гер спорты, таяк тартышу, оннан авыз белән акча җыю, кашык белән су ташу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып узышу, чүлмәк вату уеннарында балалар бик теләп катнаштылар. Һәр уенда катнашучы бүләкле булдылар. Уеннарны һәр укытучы күңелле итеп оештырды. Укучылар бәйрәмнән бик канәгать булып таралды.