Уку елын тәмамлау

2025 елның 27 мае, сишәмбе

2024-2025 уку елында МБМУ «Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе» вакыйгаларга бай тормыш белән яшәде. Йомгак ясау вакыты җитте.

22 май көнне мәктәптә өстәмә белем бирү берләшмәләренең отчет концерты булды. Концертны укучыларның әти-әниләре һәм авыл халкы карады. Концерт программасы матур җырлардан, шигырьләрдән, биюләрдән, спектакльләрдән өзекләрдән торды. Балаларның чыгышлары җылы бәя алды.

24 майда Соңгы кыңгырау чыңлады. Быел мәктәпне ике укучы тәмамлый. Бу шатлыклы һәм шул ук вакытта бераз күңелсезрәк бәйрәмдә кунаклар күп булды: район хакимияте һәм мәгариф бүлеге вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы, ветеран-укытучылар, ата-аналар. Бик күп үгет-нәсыйхәт сүзләре яңгырады. Төп теләк - Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру.

26 май - соңгы уку көне иде. Һәр сыйныфта йомгак ясалды, укучылар җәйге каникул чорына инструктаж тыңладылар.

Шул ук көнне фән олимпиадаларының республика этабы призерлары Сабиров Ильяр һәм Гаянов Кәрим, аларның укытучылары һәм әти-әниләре бүләкләү тантанасында катнаштылар.

27 майда барысы да спорт мәйданчыгына җыелды. Анда, балаларны яклау көне уңаеннан, традицион мәктәп бәйрәме «Балалар Сабантуе» узды. Балалар көч сынашты, осталык һәм тапкырлык күрсәтте. Һәркем бәйрәмнән бүләкләр белән кайтып китте.

Ә кичен мәктәп укучылары коллективы Олы Нырты авылы мәдәният йортында «Күңелле балачак» бәйрәм-концерт программасы белән чыгыш ясады.

Уку елын менә шулай бәйрәмчә, яхшы кәеф белән тәмамладык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International