Танылган татар галиме, китап белгече-библиограф, филология фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның туган көне уңаеннан, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан «Туган якны өйрәнүчеләр» клубына йөрүчеләрне ул җирләнгән зиратка алып бару оештырылды. Якташыбызның кабер ташы янында академикның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнелде. Аннан соң, галимнең балачакта уйнап үскән туган йорты янында да әңгәмә корылды. Язучының иҗатына килгәндә, Ә. Кәримуллинның фәнни һәм публицистик хезмәтләре исемлеге 700гә якын. Ул үз эшчәнлегендә академик тикшеренүләр кысалары белән генә чикләнми. Ул республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында бик актив катнашты. Аның республика газета-журналлары битләрендәге эчтәлекле мәкаләләре, радиода, ТВда, студентлар, галимнәр, хезмәт ияләре алдында татар язуы графикасы проблемалары, Татар китабы язмышы, татар теле, Мәдәни мирас мәсьәләләре турында чыгышлары бихисап. Аның публицистик мирасы бүген дә актуальлеген югалтмаган.