8 июнь көнне Явлаштау авыл җирлегендә татар милли бәйрәме Сабантуй узды. Бәйрәм Евлаштау мәчете имам-хатыйбы Галимҗанов И. И. чыгышы белән башланып китте.. Шулай ук халыкны Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х. һәм «Саба» ҖЧҖнең «Явлаштау» бригадасы идарәчесе Фазлыев А. К. һәм Саба ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ганиев З. Р. котлады. Бәйрәм бер сулышта бик яхшы концерт программасы , кызыклы уеннар һәм бик яхшы бүләкләр белән үтте.
Район Сабантуенда Финанс-бюджет палатасы бәйрәмнең традицион уенын - «Катыктан акча эзләү» уенын үткәрде. Быел да әлеге уен популярлыгын югалтмыйча, уенда 104 кеше катнашты. Иң башта уен катыктан акчаны таяк белән эзләүдән башланып китте. Уенның әлеге өлеше, хатын-кызлар һәм ир-егетләр категориясенә бүленмичә бәяләнеп, 1,2,3 урын алучылар бүләк Сертификатларына ия булдылар. Алга таба уен борынгыдан сакланып калган гадәт – акчаны катыктан баш белән чумып эзләү белән дәвам итте. Җиңүчеләр ике категориягә – ир-егетләр һәм хатын-кызлар категориясенә бүленеп, тәбрикләнде.
Быел илебездә Ватанны саклаучылар елы икәнен дә оештыручылар истә тотып, хәрби хезмәттә булган ир - егетләр арасында да шулай ук 1,2,3 урыннар билгеләнде һәм җиңүчеләр Сертификатлар белән бүләкләнде. Катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде, барысын да уенда катнашкан өчен кызыксындыру бүләкләре көтә иде.
Иләбәр авылы “Умырзая” балалар бакчасында барлык балаларның һәм күп кенә өлкәннәрнең яраткан җәйге тәм – томнарына, туңдырмага багышланган көн узды!
Уку вакытлары тәмамланып, Симет мәктәбендә җәйге лагерь башланды.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Саба Сабантуеннан тулырак фоторепортаж түбәндәге сылтама буенча карый һәм үзегезгә яхшы сыйфатта саклый аласыз
7 июньдә "Сабантуй"спорт комплексында иң якты һәм күптән көтелгән халык бәйрәмнәренең берсе-Сабантуй узды. Язгы кыр эшләренең тәмамлануын символлаштырган бу тантана традиция буенча меңләгән кунак һәм катнашучыларны җыйды.
6 июньдә Олы Арташ авылында Корбан бәйрәменә багышланган «Гает коймагы» дигән чара узды. Бәйрәмне хәзрәт Илдар Ралиф улы ачты. Балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды.