8 июнь көнне Иәбәр авылында традицион Сабантуй - 2025 булып узды. Бәйрәм хореографик чыгыш белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көне буе сәүдә ноктасы эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы - милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Галиев Азат Г. калды.