10 июньдә татлы бәйрәм – Бөтендөнья туңдырма көне билгеләп үтелә!

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

Иләбәр авылы “Умырзая” балалар бакчасында барлык балаларның һәм күп кенә өлкәннәрнең яраткан җәйге тәм – томнарына, туңдырмага багышланган көн узды!
Балалар бу гаҗәеп бәйрәм белән таныштылар, туңдырманың төрләре, аның составы, файдалы һәм зарарлы үзлекләре турында белделәр. Ә туңдырманың балык, сарымсак яки сырлы булуы гомумән хис-кичерешләр давылын тудырды.
Бу көнне балалар яраткан тәм-томнары турында күп серләр белделәр, шул исәптән туңдырманың файдалы үзлекләре турында да (әйе-әйе, чөнки туңдырма салкын тиюдән тамакны чыныктырырга сәләтле һәм составында витаминнар бар).
Аннары иҗат итә башладылар. Балалар үзләре теләгәнчә кәгазьдән туңдырмалар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International