7 июньдә "Сабантуй"спорт комплексында иң якты һәм күптән көтелгән халык бәйрәмнәренең берсе-Сабантуй узды. Язгы кыр эшләренең тәмамлануын символлаштырган бу тантана традиция буенча меңләгән кунак һәм катнашучыларны җыйды. Мичән авыл җирлегеннән Хайруллин Хаҗинур үз хуҗалыгындагы җигүле, бизәлгән аты белән атлар парадында катнашты. Аның аты бәйрәмчә бизәлгән иде. Чабышкы ат белән Хайруллин Рәдиф Расимович катнашты. Гади атлар арасында ул 3 урынны яулады.
Мастер-класслар мәйданчыгында мәдәният хезмәткәрләре "татар токмачы"н кисү буенча мастер-класс үткәрделәр. Сабантуй кунаклары бик теләп мастер-классларда катнаштылар, сораулар бирделәр. Теләүчеләр шунда ук әзер өй токмачын сатып ала алдылар.