«Мираста» Сабантуй

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

Җәй җитте һәм балалар өчен каникул дигән яңа мавыктыргыч тормыш башланды. Әмма җәй - ул ял итү генә түгел, мавыктыргыч сәфәрләр, аралашу, танышу, күңелле вакыт уздыру һәм, әлбәттә, сәламәтләндерү дә. Боларның барысы да Саба гимназиясенен 317 баласы өчен оештырылган “Мирас” лагеренда бар.

        6нчы июнь көнне лагерь балалары өчен  Сабантуй бәйрәме оештырылды. Иртәнге зарядка һәм аштан соң, бер төркем балалар Сабабызның ямьле яр буена юл алдылар. Мондагы матурлыкта, иркенлектә балалар мәш килеп уйнадылар. Бер кат ял итеп алганнан соң балалар төрле уеннарда катнашып призлар яуладылар, мәйдан кызганнан кыза гына барды. Төрле матур концерт номерлары ямь өстенә ямь бирде. Уеннар тәмамлангач саф чишмәдә куллар юып, тәмле ризыклар белән сыйланып, яхшы кәеф белән, балалар, ойләренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International