Финанс-бюджет палатасы милли бәйрәмдә «Катыктан акча эзләү» уенын үткәрде

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

Район Сабантуенда Финанс-бюджет палатасы бәйрәмнең традицион уенын - «Катыктан акча эзләү» уенын үткәрде. Быел да әлеге уен популярлыгын югалтмыйча, уенда 104 кеше катнашты. Иң башта уен катыктан акчаны таяк белән эзләүдән башланып китте. Уенның әлеге өлеше, хатын-кызлар һәм ир-егетләр категориясенә бүленмичә бәяләнеп, 1,2,3 урын алучылар бүләк Сертификатларына ия булдылар. Алга таба уен борынгыдан сакланып калган гадәт – акчаны катыктан баш белән чумып эзләү белән дәвам итте. Җиңүчеләр ике категориягә – ир-егетләр һәм хатын-кызлар категориясенә бүленеп, тәбрикләнде.
Быел илебездә Ватанны саклаучылар елы икәнен дә оештыручылар истә тотып, хәрби хезмәттә булган ир - егетләр арасында да шулай ук 1,2,3 урыннар билгеләнде һәм җиңүчеләр Сертификатлар белән бүләкләнде. Катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде, барысын да уенда катнашкан өчен кызыксындыру бүләкләре көтә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International