ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, 2022 нче елның 26 нчы гыйнварында, 2021-2022 нче еллар сезонында ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча Саба районы Чемпионаты тәмамланды. Чемпионатта барлыгы 35 команда, ә бу 350дән артык катнашучы катнашты. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашатович катнашты. "Иң яхшы бомбардир" номинациясендә Яруллин Айрат (ШЛПУМГ) бүләкләнде. "Иң яхшы уенчы" номинациясендә: Мостафин Айнур (Икшермә), Яруллин Айзат (Мишәбаш). "Җанатарлар версиясе буенча иң яхшы уенчы" номинациясендә Айдар Саттаров бүләкләнде. Командаларны бүләкләү: 1 урын - "ШЛПУМГ" командасы; 2 урын - "ИП" командасы; 3 урын - "Икшурма"командасы.

23 гыйнвар көнне Түбән Шытсу авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылары тарафыннан Мишәбаш мәдәният йортында район күләмендә оештырылган «Җырлыйк әле» исеме астындагы шоу- проект кысаларында  өч турдан торган бәйге  булып узды. Тамашачыларга концерт бик ошады, үзләре дә катнашучыларга кушылып җырладылар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Хөрмәтле Байлар Сабасы ш. т. б. халкы! 


26
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Хәзерге дөнья тиз үзгәрә, алга бара. Тормыш рәхәтләре артыннан ашыгып кубесенчә без иң мөһим булган әйберләр турында онытабыз- баларыбызның куркынычсызлыгы. Бу мөһим сорауны еш балар белән сойләшергә һәм кабатларга кирәк.  Шул максатларны истә тотып “ Үз-үзеңне куркынычсызлыкта тату” атна кысалаларына Олыяз “Чәчкә” балар бакчасында: “ Куркынычсызлык дәресләре”, әңгәмә, төрле  куркынычлык тудыру вәзгыятьләренә инөенировкалар куелды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Эшчәнлекнең төп төре - корпуслы җиһазлар җитештерү. ШЭ Әүбакиров Алмаз Газимҗан улы корпуслы һәм стандарт җиһазлар җитештерә, шәхси үлчәүләр буенча үлчәүләр ясый, хезмәт күрсәтә (җиһазлар алып килү һәм урнаштыру).

    2022нче елның январь ае да узып бара. Инде алдан хәбәр ителгәнчә, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2022нче ел өчен үзара салым акчасын җыеп бетерү срогы, Нигезләмә буенча, 1нче февральгә кадәр. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә бураннардан соң җирле әһәмияттәге юллар кардан чистартылды. Карларны "Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасы эттерә.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

26 нчы гыйнвар Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында хезмәт буенча инструктор Аглямова  Л.И. җитәкчелегендә «Трудотерапия» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде .Социаль хезмәт алучылар белән берлектә стринг – арт техникасы буенча картина ясалды. Стринг-арт композицияләр ясау ысулы буларак Англиядә әле 16 гасырда ук уйлап табылган. Гадәти кадаклардан һәм тукыма җепләреннән такталарда искиткеч декоратив рәсемнәр ясаганнар. Әкренләп техника катлаулана һәм эшкәртелә, нәтиҗәдә төрле яшьтәгеләр бу кул эше белән мавыга башлый.

Тэги: ОСЗ

   Кечкенәдән балаларда туган телгә, гореф-гадәтләренә, җырларына, биюләренә, халкыбызның уеннарына карата кызыксыну тәрбияләү бик мөһим. Шушы максатны күздә тотып, Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында «Туган тел» атналыгын күңелле итеп үткәрделәр. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

18 сәгатьтән. 26 гыйнварда 10 сәгатькә кадәр. 2022 елның 27 гыйнвары

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 27 гыйнварында төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International