2012 елның 26 гыйнварында шәхси эшмәкәр Әүбакиров Алмаз Газимҗан улы коллективының еллык җыелышы булды

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Эшчәнлекнең төп төре - корпуслы җиһазлар җитештерү. ШЭ Әүбакиров Алмаз Газимҗан улы корпуслы һәм стандарт җиһазлар җитештерә, шәхси үлчәүләр буенча үлчәүләр ясый, хезмәт күрсәтә (җиһазлар алып килү һәм урнаштыру). Шәхси эшмәкәр Саба, Теләче, Питрәч, Арча районнары, Казан шәһәре халкына хезмәт күрсәтә. Безнең район предприятиеләре һәм бюджет оешмаларыннан заказлар күп. Барлык заказларны вакытында һәм сыйфатлы башкарырга тырышабыз . ШЭ Әүбакиров Алмаз Газимҗан улы коллективы 2021 ел эшчәнлеген уртача күрсәткечләр белән төгәлләделәр, 2021 елга билгеләнгән бурычларны һәм планнарны үтәделәр. 2021 елда башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме 24,9 млн. сумга үтәлгән, 2020 ел белән чагыштырганда 3,4 млн.сумга күбрәк. 2021 елга билгеләнгән планнардан уртача хезмәт хакы дәрәҗәсен күтәрделәр, алдагы эш урыннарын саклап калдылар һәм яңа эш урыннары булдырдылар, хезмәт җитештерүчәнлеге элеккегечә югары дәрәҗәдә калды. Корпуслы җиһазның яңа модельләре эшләнде. Проблемалар илдәге икътисади тотрыксызлык һәм коронавирус авыруы таралу аркасында калды. Безнең продукция җитештерү өчен кулланыла торган материалларның бәяләре берничә тапкыр күтәрелде.

2022-2024 елларга безнең бурычлар:

1. Уртача хезмәт хакын күтәрергә.

2. Яңа эш урыннары булдырырга.

3. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга.

4. Рентабельлекне арттырырга.

5. Корпуслы җиһазның яңа модельләрен эшләргә .

Район җитәкчелеге исеменнән еллык җыелышта Башкарма комитет Җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары И.И. Котдусов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International