26 нчы гыйнвар Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында хезмәт буенча инструктор Аглямова Л.И. җитәкчелегендә «Трудотерапия» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде .Социаль хезмәт алучылар белән берлектә стринг – арт техникасы буенча картина ясалды. Стринг-арт композицияләр ясау ысулы буларак Англиядә әле 16 гасырда ук уйлап табылган. Гадәти кадаклардан һәм тукыма җепләреннән такталарда искиткеч декоратив рәсемнәр ясаганнар. Әкренләп техника катлаулана һәм эшкәртелә, нәтиҗәдә төрле яшьтәгеләр бу кул эше белән мавыга башлый.