Кечкенәдән балаларда туган телгә, гореф-гадәтләренә, җырларына, биюләренә, халкыбызның уеннарына карата кызыксыну тәрбияләү бик мөһим. Шушы максатны күздә тотып, Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында «Туган тел» атналыгын күңелле итеп үткәрделәр. Балалар милли киемнәр, түбәтәй, калфак белән таныштылар, бакчада урнашкан музейда булдылар, халык уеннары уйнадылар. Узып баручы атна балалар һэм педагогларның күңелендә якты хатирәләр калдырды.