Байлар Сабасында яшәүчеләрдән 2022нче ел өчен үзара салым акчасын җыю төгәлләнә

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

   2022нче елның январь ае да узып бара. Инде алдан хәбәр ителгәнчә, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2022нче ел өчен үзара салым акчасын җыеп бетерү срогы, Нигезләмә буенча, 1нче февральгә кадәр. Халык арасында “Әле ел башланды гына бит, ел дәвамында түләрбез әле”, - диючеләр дә очрый. Ел дәвамында акча җыйсак, аны хөкүмәт арттырып кайчан кире кайтарыр да, башкарыласы эшләр кайчан эшләнер соң? Менә шунысын да игътибарга алсак иде. Сезне Байлар Сабасы бистәсе бистәсе, Мәктәп урамы, 31А йорты адресы буенча эш көннәрендә Саба шәһәр җирлеге җирле үзидарә органнары урнашкан бинада көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International