1 нче апрель көнне, “САБА-АРЕНА” спорт мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләре арасында И.Г.Гәрәев истәлегенә багышланган волейбол ярышының финалы узды. Биредә үз зоналарында 1-2 нче урынны алган командалар көч сынаштылар. Уеннар бик күңелле һәм мавыктыргыч барды. Гомуми нәтиҗәләрдән сон 1нче урынны Тимершык урта мәктәбе командасы, , 2 нче урынны Эзмә урта мәктәбе командасы, 3 нче урынны Икшермә кадет мәктәбе командасы яулады. Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Тимершык урта мәктәбе командасы кубокка ия булды.
"Эпидемиология һәм гигиена үзәге", "Район ветеринария оешмасы" Түбән Шытсу мәдәният йортында "Җырлыйк әле" шоу проек концертын тәкъдим иттеләр. Җыр, бию һәм кызыклы номерлар белән үрелеп барган тамаша бик матру узды.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта мөһим булган проблемалар буенча сораулар күтәрелде, уку чирегенә гомуми нәтиҗәләр ясалды.
Югары Шытсу мәдәният йортында озак еллар Түбән Шытсу мәктәбе директоры булып эшләгән Әхмәдуллин Шәйхенур Гатаулла улының 60 яшьлек юбилей кичәсе булып узды. Әлеге чарада Шәйхенур Гатаулла улының туганнары, сыйныфташлары, аннан сабак алган укучылары, дуслары актив катнашып, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм чарасы концерт номерлары белән үрелеп алып барылды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
29 март көнне район мәдәният йортында өлкәннәр өчен "Балкыш" фестиваленен финалы булып узды
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
2 апрель 18 сәгатьтән 3 апрель 18 сәгатькә кадәр.
2022 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән :
- төнлә һәм Көндез күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк начараю белән томан;
төнлә һәм иртән бозлавык; юлларда көчле бозлавык;
көндез секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил (Казанда секундына 15 метрга кадәр) көтелә.
1 апрель көнне Кукмарада әти-әниләр комитетлары арасында "Тату сыйныф серләре" республика бәйгесенең зона этабы үтте. Саба районы данын Шәмәрдән лицееның 7 в классы яклады, алар финалга уздылар. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез.
Язгы каникуллар вакытында балалар белән төрле чаралар үткәрелә. 1 апрель көнне Иштуган авыл китапханәсе һәм клуб белгечләре балалар белән "Экология" темасы буенча "Мин кулыма китап алам" дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрделәр. Уен 4 өлештән торды. «Урман-табигать күрке», «Тапкырларга табышмак», «Табигать сынамышлары», "Серле сандык". Уенда 2 команда көч сынашты. Катнашучыларга бу уен бик ошады. Алар сынатмадылар, бирелгән сорауларга актив җавап бирделәр. Чара ахырында балалар «Табигатькә сәяхәт» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән таныштылар. Әдәби-интеллектуаль уенда актив катнашканнары өчен балалар татлы призлар алдылар.