Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
3 апрель 18 сәгатьтән 4 апрель 18 сәгатькә кадәр.
2022 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән :
- төнлә һәм көндез секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил (Казаннан башка).
- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык;
- көндез кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге көчле явым-төшем, кыска вакытлы
күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараю белән буран, бозлавык, юеш кар явуы;
- көндез көнбатыш районнарда кар көртләре барлыкка килүе көтелә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96