Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
1 апрель 13 сәгатьтән 2 апрель 18 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 1 апрелендә, төнлә һәм көндез урыны белән томан, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начараю белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 2 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән:
- кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге көчле явым-төшем;
- бозлавык;
- юлларда бозлавык, кар боткасы, аерым районнарда кар көртләре барлыкка килү көтелә.
31 март көнне район мәдәният йортында Юлбат авылында туып үскән музыкант, композитор Рафинат Сәлаховның юбилей концерты булды.
1апрель көнне тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. балалар белән берлектә көлке көненә багышлап “Күңелле маҗаралар” дип исемләнгән кызыклы чара үткәрде. Чарада барлыгы 16 бала катнашты.
28-29нчы март көннәрендә Казан шәһәрендә туган тел укытучылары арасында үткән мастер - класс Бөтенроссия бәйгесендә Шәмәрдән лицее укытучысы Мулласалихова Гөлсирә Госман кызы лауреат исеменә лаек булды. Конкурс Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган тел укытучыларының статусын күтәрү, аларның педагогик тәҗрибәсен тарату максатыннан үткәрелә. Ике көн дәвамында узган бәйгедә педагоглар һөнәри осталыкта көч сынаштылар: мастер-класслар үткәрделәр, үзләренең педагогик проектларын тәкъдим иттеләр һәм түгәрәк өстәл кысаларында туган телләрне өйрәнүгә мотивацияне арттыру, Россия халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
2022нче елның 31нче мартында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты төгәлләнде (Район этабы).
Ремонт эшләренә бәйле рәвештә, 1 апрель көнне сәгать 09:15 тән 15:00 га кадәр Бикет, Октябрь, Ленин (91 өйдән башлап), Тукай (125 өйдән башлап) урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла.
Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.
РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин аерым тармаклар өчен УСН түләү срокларын үзгәртү турында 30.03.2002 ел, № 512 карарга кул куйды. Документ нигезендә алты айга озайтыла:
«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ сайтында сылтама буенча күчеп, квитанцияләрне электрон рәвештә рәсмиләштерегез: https://kazan-tr.gazprom.ru/about/agreement/ehlektron..
31 март көнне Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары " Игенче " ҖЧҖ дә экскурсиядә булдылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше белән таныштылар. Яшь экскурсантлар өчен авыл хуҗалыгында кулланыла торган техникалар белән танышу бик кызыклы булды. Укучылар күп кенә техникаларны беренче күреп, механизатор һөнәре - авыл хуҗалыгында иң кирәкле, мактаулы, дәрәҗәле һөнәр икәнен аңладылар. Киләчәктә, нәкъ шушы укучылар, шушы җәмгыятьтә үз урыннарын табарлар һәм авыл хуҗалыгы үсешенә өлеш кертерләр дигән ышаныч калды .
Башкалабыз Казан шәһәренең истәлекле урыннарына, мәдәни учакларына сәяхәт кылу максатыннан Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Ак калфак» клуб берләшмәсе членнары белән Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә булып, баш редактор Сабирова Г.И һәм журналистлар белән очраштылар. Газета чыгару барышы белән таныштылар. Кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Шәһәр филармониясендә булып сәнгать осталарының концертын карап ял иттеләр.