ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2022 ел
җомга

Эзмә мәдәният йортында «Көмеш туп» исеме астында төрле мәктәп командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Эзмә, Иштуган, Явлаштау, Шекше, Курсабаш, Шәмәрдән командалары катнашты. Волейбол белән шөгыльләнү хезмәт сөючәнлек, кыюлык, үҗәтлек, дисциплиналылык һәм вәзгыятьнең үзгәрүенә тиз арада җавап бирә белү, шулай ук хәрәкәтләрнең җитезлеген, төгәллеген, хәрәкәтчәнлеген һәм сыгылмалылыгын үстерә. Эзмә урта мәктәбе командасы лидер булды. Турнир ахырында командаларга дипломнар тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Китапханәгә кайткан һәр яңа китап укучылар өчен – зур бүләк. Иләбәр авыл китапханәсендә “Мәхәббәт ул гомер кебек, тик бер генә тапкыр бирелә” дигән исем астында Д.Латыйпованың “Мәк чәчәге” китабын тәкъдир итү кичәсе оештырылды. Укучыларда китапка кызыксындыру максаты белән әсәрдән өзекләр, сәхнәләштерелгән күренешләр, эчтәлекле җырлар тәкъдим ителде. Иләбәр һәм Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре музыкаль бизәлеш белән ярдәм иттеләр. Чара барышында мәхәббәт темасына шигырьләр дә яңгырады.Кичә беткәч укучылар  китапны өйләренә яздырып алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кече Шыңар мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Туган як" ансамбле солисты Хуҗиәхмәтов Галинур Динмехәмәт улы Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш-Сияние"республика фестиваленең зона турында катнашты. "Вокал-соло" номинациясендә уңышлы чыгыш ясады, композитор Р.Яхинның А. Саттар сүзләренә "Серле күзләр" дигән җырын башкарды, катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде. 29 март көнне район мәдәният йортында ТР ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестиваленең район туры Гала-концерты булды."Фольклор" номинациясендә чыгыш ясаганы өчен "Мирас" фольклор коллективы диплом белән бүләкләнде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Нәүрүз яз килү һәм бөтен Җиһанның  уянуы белән тыгыз бәйләнгән. 27 март көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә " Хуш киләсең, Нәүрүз!" дигән  театральләштерелгән тамаша "Мирас"фольклор коллективы чыгышы белән башланып китте. Милли көрәш турниры, иганәчеләр ярдәме белән үткәрелде. Бәйрәм мәйданында пылау, ботка һәм коймак татып карарга була иде. Бәйрәм халык уеннары һәм биюләре белән дәвам итте. Яз җылысы барлык катнашучыларның йөрәкләренә үтеп керде һәм күтәренке күңел бүләк итте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яз бәйрәме “Нәүрүз“ уңаеннан чара үткәрделәр. Чара авыл җирлеге башлыгы Д. М. Гайнетдиновның котлау сүзләре белән башланып китте.Бәйрәмдә театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, язны мактадылар, җырладылар, биеделәр. Конкурслар , уеннар  концерт номерлары белән чиратлашып барды. Бәйрәм ахырында катнашучылар призлар белән бүләкләнде. Бәйрәм программасы җылы атмосферада үтте һәм катнашучыларның кәефен күтәрде. Алар ботка, кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Агачларга сыерчык оялары элү - халыкның Иске традициясе. Иштуган урта мәктәбе укучылар укытучылар һәм ата-аналар җитәкчелегендә сыерчык оялары ясады. Алар төрле формаларда, күләмдэ килеп чыкты. Иң мөһиме, аларда булачак кошларга уңайлы булачак. Янәшәдә яшәүче кошлар әйләнә - тирә табигатькә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтеп кенә калмыйлар, ә безне, туган авылыбыз халкын үзенең төре һәм җырлары белән дә сөендерәләр. Әмма иң мөһиме-сыерчык оялары ясаганда балаларда хайваннарга карата мәхәббәт тәрбияләнә, аларны табигатькә сакчыл карарга өйрәтә.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

30 нчы март  көнне “Сабантуй” мәдәни - спорт комплексында  бильярд уеннары буенча чираттагы очрашу булып узды.

Сәнгать мәктәбендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен квест-уен узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Доклад-консультация һава шартларының сизелерлек начарлануы турында

Татарстан Республикасы территориясендә

2022 елның 1-3 апреле

2022 елның 1-3 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронтлары йогынтысында һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә.

1 апрельдә, җомга көнне, 2 апрельдә, шимбә көнне, кар, юеш кар рәвешендә, көньяк районнарда яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык һәм томан көтелә. Явым-төшемнәр һәм томан 500-1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк күренеш начараячак. Температура төнлә -4..+3°, көндез 1 апрель 0..+5°, 2 апрельдә температура +2 градуска кадәр күтәреләчәк..+7°, көньякта +11°. Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре хасил була.

Якшәмбе, 3 апрельдә, явым-төшем нигездә яңгыр рәвешендә билгеләп үтеләчәк. Шулай ук урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе фаразлана..+5°, көндез +8 повыс кадәр күтәреләчәк..+13°.

Һава торышының начараюы атмосфера басымы сизелерлек кимүгә бәйле булачак.

1-3 апрельдә явым-төшемнәр саны айлык нормага якынлашырга мөмкин.

Киләсе атна башында республикада шулай ук явым-төшемсез һава саклана.

27 март Татар Икшермәсе авыл клубында  «Соңга калмыйк әткәй догасыннан» дигән исем астында озак вакытлар авылыбызда имам булып торган, бакыйлыкка күчкән  Мирзасалихов Хаҗиб Мирзасалих улын искә алу кичәсе булды

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International