Рус бильярды буенча турнир

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

30 нчы март  көнне “Сабантуй” мәдәни - спорт комплексында  бильярд уеннары буенча чираттагы очрашу булып узды. Бу ярышларда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Әлеге турнир сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, бильярд спорт төрен үстерү һәм популярлаштыру, катнашучыларның осталыкларын арттыру максатыннан үткәрелә. Турнирның ачылу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы  Миңнеханов Рәис Нургалиевич та катнашты.  “Ирекле пирамида” дисциплинасы буенча турнирга нәтиҗәләр ясалды. Уйналган партия нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм бүләкләнде. Менә алар җиңүчеләр:

 1 урын – Тимуршин Фәрит Рушан улы.

 2 урын -  Вәлиев Фәнис Тахир улы.

 3 урын  Галиев Исхак Галимҗан улы.

Җиңүчеләр грамота  һәм “Сабантуй” мәдәни - спорт комплексының сертификаты белән бүләкләнделәр.  Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International