27 март Татар Икшермәсе авыл клубында «Соңга калмыйк әткәй догасыннан» искә алу кичәсе булды

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

2022 нче ел Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам  диненең кабул итүенә 1100 ел. 27 март Татар Икшермәсе авыл клубында  «Соңга калмыйк әткәй догасыннан» дигән исем астында озак вакытлар авылыбызда имам булып торган, бакыйлыкка күчкән  Мирзасалихов Хаҗиб Мирзасалих улын искә алу кичәсе булды.Бу кичә балаларга, зурларга дини әһләви чара булып тора.Чарада Хаҗиб абыйның балалары, оныклары, районнан килгән дин әһелләре, авылыбыз мулласы, мәчет салуда узенең зур өлешен керткән Зөфәр Зиннәт улы катнаштылар. Бу кичәнең махсус кунагы дин әһеле Җәлил хәзрәт. Чара балалар, зурлар башкаруында дога, мөнәҗәтләр белән үрелеп барды.Бу кичәне оештырып,алып баручылар -  Хәниф Тимербаев хэм "Саба чишмэлэре" иҗат төркеме. Килгән кунаклар,авылдашлар бу кичәне ошаттылар мондый кичәләр тагында дәвамлы булуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International